news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монреальдә “Мирас” татар мәдәни үзәге "Нәүрүз" бәйрәмендә катнашты

Әлеге чарага “Мирас” татар мәдәни үзәген казах дуслары чакырган.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 8нче апрель конне Монреальда “Мирас” татар мәдәни үзәге "Нәүрүз" бәйрәмендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Әлеге чарага “Мирас” татар мәдәни үзәген казах дуслары чакырган.

"Казах ассоциациясе “Достар” бу бәйрәмне киң колач һәм зур масштабта интернациональ кунаклар белән күмәктә оештырган. Шуңа күрә дә бәйрәм аеруча бай колоритлы, искиткеч күңелле, чын милли матурлыкка үрелде, - дип җиткерде Монреальда “Мирас” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Зифа Миргалиева. - Чара меңләгән кунакны һәм хуҗаларның үзләрен дә таң калдырды. Монда милли киемнәр, җыр һәм бию, уеннар, күңелле ярышлар, милли ризыкларга бай өстәлләр – онытылмаслык тәэсир итә торган тамаша булды".

Зилә Миргалиева җитәкләгән татар “Мирас” оешмасы концерт программасында да, кулинарлар ярышында да, күмәк уеннарда да иң активлардан булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100