news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монреаль татарлары, Россия көненә багышлап, Сабан туе оештыра

Анда Татарстан артистлары да чыгыш ясар, дип көтелә.

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Канаданың  Монреаль татарлары Дуслык бәйрәменә әзерләнә. Бу хакта "Мирас" татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Бәйрәм Сабантуй форматында оештырыла һәм 17 июнь көнне Ангриньен паркында узачак.  Анда Татарстанның танылган  артистлары Лилия Хәйруллина һәм Айрат Имашев чыгыш ясар, дип көтелә. 
 
Россия көненә багышланганга күрә, Сабан туенда төрле халыкларның милли ризыкларыннан авыз итәргә, спорт ярышларында катнашырга мөмкин булачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot