news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монреаль татарлары милли аш-су осталары марафонын башлады

Марафонда пешекчеләрдән осталык дәресләре, мөстәкыйль рәвештә татар халык ашларын әзерләп карау, аш-су өлкәсендә тәҗрибә туплау каралган.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар татар телен үстерү, татар халкына, аның аш-суына игътибарны арттыру максатыннан, февраль аенда марафон башлап җибәргән. Ул дүртенче мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Канаданың Монреаль татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте.

“Марафонны үткәрү идеясын Уфа кызы Айгөл Хөсәинова тәкъдим итте. Хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, гаиләдәге йогынтысы аның аш-су осталыгына да бәйле. Шуңа күрә марафон кысаларында бергәләп фикер алышабыз, тәҗрибә белән уртаклашабыз, тәм-томнарыбызны фотога төшереп сайтка урнаштырабыз. Марафонның максаты – татар аш су осталарын бергә җыю, гомумән, милли ризыкларыбызны киң җәмәгатьчелеккә таныту”, - ди марафонны оештыручыларның берсе Алимә Сәләхетдинова.

Марафонда Лондон, Торонто, Калгери, Казаннан катнашучылар да бар. Алимә Сәләхетдинова сүзләренчә, күпләре өчпочмак, кош теле, пәрәмәч, бәлеш, кыстыбый, чәк-чәк пешергән.

“Канаданың Монреаль татарлары җәмгыяте һәр ай саен “Моңлы җомга киче” чарасын оештыра. Анда татар халык җырларын җырлыйбыз, шигырьләр укыйбыз, укыган әсәрләргә карата нәтиҗә ясыйбыз, үз фикерләребезне әйтәбез. Чираттагы чара язучы Аяз Гыйләҗевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуга багышлана. Марафонда катнашучылар пешергән тәм-томнарын шунда тәкъдим итәр, дип уйлыйбыз”, - ди ул.

Мәгълүмат өчен. Монреаль шәһәре татар җәмгыяте рәсми рәвештә 2002 елның 4 июлендә теркәлгән. Аңа Талип Кудеки нигез салган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100