news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монреаль татарлары Мәдәниятара фестивальдә татар милләтен танытачак

Монреальдә яшәүче татарлар күптән түгел генә "Nuestroamericana 2018" дефилесында катнашкан иде.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Монреаль татарлары Канада халкына милләтне танытуны дәвам итә. 26 августта алар Мәдәниятара фестивальдә катнашырга әзерләнә. Бу хакта "Мирас" татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Билгеле булганча, Монреальдә яшәүче татарлар күптән түгел генә "Nuestroamericana 2018" дефилесында катнашкан иде. Анда алар татар халкы костюмнарын башка милләтләргә дә күрсәтте. Оештыручылар милләттәшләребезнең тырышлыгын югары бәяләп, мәдәни үзәк исеменә Рәхмәт хаты тапшырган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot