news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монреаль татарлары куйган "Беренче театр" спектаклен интернетта карап була

Спектакльнең премьерасы 8 апрельдә булган иде.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Монреаль татарлары сәхнәләштергән "Беренче театр" спектаклен хәзер интернет челтәрендә дә карап була. Бу хакта Канадада яшәүче милләттәшләребезнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
Спектакльдә барлыгы 13 кеше катнашкан. Режиссеры - Алимә Сәләхетдинова. Премьера 8 апрель көнне булган иде. Хәзер исә спектакльнең видео варианты да тәкъдим ителә. 
 
  • Канадада Монреаль татарлары Галиәсгар Камал әсәре буенча куйган “Беренче театр” спектаклен караганда, тамашачылар елаган, дип хәбәр иткән идек.
 Монреаль татарлары куелышында "Беренче театр"ны https://www.youtube.com сылтамасы аша кереп карарга мөмкин. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100