news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монреаль татарлары беренче тапкыр хоккей матчы уздырган

Биредә хоккей белән мавыгучы татарларның күп булуы ачыкланган.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган шимбәдә Монреаль татарлары Ассоциациясе вәкилләре беренче тапкыр Төньяк Америка татар хоккей матчын оештырган. Анда “Ак Барс” һәм “Кызыл Барс” командалары үзара көч сынашкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Ассоциация вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, матчны татар егетләре Эрик Вәлиев һәм Марат Сәләхетдинов оештырган. “Алар чарага бик ныклап әзерләнде. Алдан ук “алтын” һәм “көмеш” медальләр, татар милли үзенчәлекләре чагылган дипломнар ясатты. Матч исә Татарстан һәм Канада байрагын тотып, боздан әйләнү һәм гимнар башкару белән ачылды”, – диде Алимә Сәләхетдинова.

Ярышта “Кызыл Барс” командасы 5:4 исәбе белән җиңеп, “алтын” медальләргә лаек булган.

Эрик Вәлиев сүзләренчә, хоккей матчын оештыру теләге аларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Канада һәм АКШта яшәүче татарлар белән очрашуыннан соң туа. “Хоккей белән мавыгучы татарлар бик күп булып чыкты. Мин моннан бер ел элек үк үзебезнең “Ак Барс” командасын оештырырыга теләгән идем. Без акрынлап булса да шул максатка ирешәбез. Минем барлык ватандашларыбызны бергә туплыйсым килә”, –  ди ул.

Башта матчны Нью-Йорк шәһәрендә үткәрергә ниятләгән булганнар. Әмма техник сәбәпләр аркасында бу эш килеп чыкмаган һәм Марат Сәләхетдинов аны Монреальдә үткәрергә тәкъдим иткән. “Бу — бары татарлар гына катнашкан беренче матч булды. Хоккей Монреальдә барлыкка килгән. Шуңа да матчның биредә узуы очраклы түгелдер”, - ди Ассоциация вәкилләре.

Сүз уңаеннан, уенда 13 хоккейчы катнашкан, җанатарлар да берничә дистәдән арткан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100