news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монреаль татарлары ассоциациясен озак еллар җитәкләгән Талип Кудеки вафат

Татар халкы өчен Талип әфәнденең вафаты зур югалту, диелә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты хәбәрендә.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, гомерен туган телгә, динне саклауга багышлаган татар халкының күренекле улы, күп еллар дәвамында Монреаль татар Ассоциациясен җитәкләгән Талип Кудеки вафат, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты.  Талип Кудекига быел июнь аенда 70 яшь тулган иде.

"Милләтпәрвәр шәхес бөтен гомерен газиз халкына багышлады. Татар халкы өчен Талип әфәнденең вафаты зур югалту", - диелә хәбәрдә.
 
Талип Кудеки 1946 елда Кытайда туган, 30 яшендә Монреальгә күченеп килгән, биредә гаилә корган, ике бала үстергән. 2002 елда ул рәсми рәвештә Монреальдә Татарлар Ассоциациясен теркәгән һәм аның җитәкчесе булган.
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot