Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Монреаль татарлары 2017 елны озатты
Кичәдә барлыгы 75 татар кешесе булган.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар узып баручы елны озату кичәсен үткәргән. Бу хакта “Татар-информ”га Канаданың Монреаль шәһәре татар җәмгыяте вәкиле Эльмира Сөләйманова хәбәр итте.
“Хәләл уйгур ресторанына барлыгы 75 кеше килде. Күп булдык һәм бәйрәмдә зур гаилә кебек утырдык. Килүчеләр саны елдан-ел арта, без моңа бик сөенәбез. Быел безгә өч яңа гаилә кушылды. Якутиядән дә татарлар килде. Бәйрәмне татарча үткәрдек, җырладык. Марина Абдуллина телгә багышланган уен оештырды. Бу уен инде хәзер матур традициягә әверелде. Сабыйларны да бүләкләр белән сөендердек”, - дип сөйләде кичәне оештыручыларның берсе Эльмира Сөйләйманова.
Кичәнең музыкаль өлешен җырчы Вадил Нуриәхмәтов эшләп чыккан. Бәйрәмдә Вадил уздырган җыр дәресләренә йөргән бала да катнашкан.
Әлеге чараны оештыруда Фармуда Мулюкова да ярдәм күрсәткән. “2017 елда җәмгыятебездә үзгәрешләр күп булды. Яңа комитет оештырылды, ак сакалллар киңәшү органыбыз да булдырылды. Шулай ук яңа президентыбыз Марат Сәләхетдинов сайланды. Ул барыбызны да котлап, киләсе елга татар теле курсларын оештыру нияте барлыгын белдерде”, - диде Монреаль шәһәре татар җәмгыяте вәкиле.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/2d3f104b65947087c31f11febdcb4fed7fbe8a46fa25b743d131a29a2c5e.jpg)
Мәгълүмат өчен. Монреаль шәһәре татар җәмгыяте рәсми рәвештә 2002 елның 4 июлендә теркәлгән. Аңа Талип Кудеки нигез салган. Гомумән, Канада татар милли оешмасы дөньяда иң тиз үсеп барган җәмгыятьләрнең берсе булып санала. Күптән түгел биредә 100дән артык кеше булса, хәзер 700дән артык милләттәш оешма эшләрендә катнаша. Татар милли оешмасы лидерлары фикеренчә, биредә үткәрелә торган Сабан туйларында төрки халыклардан 2-3 мең вәкиле катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз