news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монреаль Сабан туе шәһәркүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән

Милли бәйрәмне Канадада яшәүче милләттәшләребез уздырган.

Монреаль Сабан туе шәһәркүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән
Иван Накалюжный

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Канаданың Монреаль шәһәре Сабан туе быелдан башлап шәһәркүләм бәйрәм исемлегенә кертелгән. Бу хакта “Мирас” үзәге әгъзасы Гөлнара Шәйдуллина хәбәр итте.

“Канада хөкүмәтенең “Квебек мирасы” җәмгыяте (Société du patrimoine d’expression du Québec) Сабантуй -2019 бәйрәмен оештыруда шулай үз өлешен кертте. Россия Генераль Консуллыгы да, “Русский мир” җәмгыяте дә, “Самбо-Монреаль” мәктәбе дә бу бәйрәмне хуплап, зур ярдәм күрсәтте”, - диде ул.

Мәгълүм булганча, Торонто һәм Оттавадан татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге дә бәйрәмне зурлап, матур милли киемнәрдән үз чыгышларын яратып башкарган. Татарстаннан килгән атказанган артист Айгөл Бариева Президент Рөстәм Миннехановның сәлам хатын тамашачыларга җиткергән.

“Монреальдә Россия Федерациясенең генераль консул вазифаларын үтәүче Сергей Камзалов үзенең чыгышын татар телендә тәмамлап, халкыбызга булган ихтирамын күрсәтте. Сабантуй Ангриньон паркында кунакларны татар, башкорт, рус милли киемнәр, ризыклар белән кунакчыл каршылады”, - ди үзәк әгъзасы.

Сабантуйда капчык киеп йөгерү, көянтәләр һәм йомыркалар белән ярыш, аркан тартышу, гер күтәрү, чүлмәк вату кебек ярышларда халык актив катнашкан. “Җырчы Айгөл Бариева татар һәм рус телләрендә җырлады, барысы да канәгать калды”, - диде Гөлнара Шәйдуллина.

“Мирас” татар мәдәни үзәге барлык катнашучылар исеменнән Татарстан Республикасына һәм Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерә”, - диде “Мирас” үзәге әгъзасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100