news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем “КАМАЗ”да булды

Делегация әгъзалары “КАМАЗ” ААҖ автомобиль заводы һәм төп җыю конвейеры белән танышты

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген Внешэкономбанк рәисе урынбасары Ирина Макиева җитәкчелегендәге Россия икътисадының тотрыклы үсешен арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем, Татарстан Республикасына визиты кысаларында, “КАМАЗ”ААҖндә булды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Очрашуда ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Чаллы хакимияте җитәкчеләре, “КАМАЗ” ААҖ җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Делегация әгъзалары “КАМАЗ” ААҖ автомобиль заводы һәм төп җыю конвейеры, компаниянең фәнни–техник үзәге һәм “Мастер” Кама индустриаль паркы” ААҖ белән танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot