news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монополиягә каршы хезмәт Пасха алдыннан йомырка бәясе артуга юл куярга ярамавын әйтте

Монополиягә каршы федераль хезмәт сатучыларга Пасха алдыннан азык-төлеккә бәя артуга юл куярга ярамавы турында кисәтү белән мөрәҗәгать итте. Зур сәүдә челтәрләренә шул хакта белдерү җибәрелгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Монополиягә каршы федераль хезмәт, тавык йомыркасын да кертеп, азык-төлеккә бәяләр динамикасын өзлексез күзәтеп тора. Ел дәвамында бу продуктның бәясе төрле факторларга бәйле рәвештә үзгәреп тора. Шундый факторларның берсе - Пасха алдыннан йомыркага ихтыяҗ арту.

Моңа бәйле рәвештә, Монополиягә каршы федераль хезмәт базарда катнашучыларның игътибарын бәйрәм алдыннан ихтыяҗ аеруча зур булган йомырка һ.б. продуктларның (кондитер эшләнмәләре, атланмай һәм башкалаларны да кертеп) бәясен нигезсез арттыруга юл куярга ярамавына юнәлтте.

Ведомство монополиягә каршы закон нормаларын катгый үтәү кирәклеге турында искәртә. Хилафлыклар ачыкланса тиешле чаралар күреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100