Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Монополиягә каршы хезмәт мәктәп товарларына бәяләрне чикләргә тәкъдим итә
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте кайбер сәүдә челтәрләренә сезонлы ихтыяҗ арту белән бәйле рәвештә мәктәп товарларына бәяләрне чикләргә тәкъдим итте. Тиешле хатлар 18 оешмага җибәрелгән, дип хәбәр итәләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Монополиягә каршы федераль хезмәттә билгеләп үтүләренчә, тәкъдим балаларны яңа уку елына әзерләү өчен товарларга ихтыяҗ артуга бәйле. Ведомство сатучыларга бу чорда намуслылык турында онытмаска һәм сәүдә челтәрләренә мәктәп ассортиментының иң кирәкле позицияләренә өстәмә бәяләрне чикләргә киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз