news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монополиягә каршы ведомство операторларның тарифларны күтәрүгә бәйле планнарын тикшерәчәк

Монополиягә каршы Федераль хезмәт әлегә тарифларны арттыру турында мәгълүмат алмаган.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Монополиягә каршы Федераль хезмәт әлегә элемтә операторларыннан тарифларны арттыру турында мәгълүмат алмаса да, «даими нигездә» аларга мониторинг үткәрә. Монополиягә каршы Федераль хезмәт башлыгы урынбасары Анатолий Голомолзин шул хакта белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Голомолзин искәрткәнчә, әгәр операторлар законсыз гамәлләр кылса, «Монополиягә каршы Федераль хезмәт махсус чаралар күрәчәк».

Моңа кадәр РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы тарифларның артуы турындагы мәгълүматны тикшерергә вәгъдә иткән иде. Шул ук вакытта ведомство башлыгы Константин Носков «Яровая пакеты»нда каралган салымнарның күтәрелүе нәтиҗәсендә операторларга йөкләмәнең артуы хакында әйтте.

Экспертлар бәяләвенчә, мобиль элемтә хезмәтләренә тарифлар 15 процентка артырга мөмкин.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot