news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монополиягә каршы канун бозуның иң еш очрагы – җир кишәрлеген законсыз бирү

Җирне кулланышка бирүдә канунсыз эш итү өчен җәзаның шактый кырыс булуына карамастан, мондый очраклар әледән-әле ачыкланып тора.

Монополиягә каршы канун бозуның иң еш очрагы – җир кишәрлеген законсыз бирү
Султан Исхаков

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Монополиягә каршы канун үтәлеше белән бәйле мәсьәләләр арасында җир кишәрлекләрен бүлеп бирүнең законлыгы иң популярлар рәтендә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә идарә тармагы җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Шәфигуллина хәбәр итте.

“Татарстан буенча монополиягә каршы хезмәтнең районнарда үткәрелгән планлы тикшерүләр вакытында да җирләрне канунсыз арендага, милеккә бирү очраклары ачыклана. Шулай ук гражданнар белән очрашулар вакытында да мондый мөрәҗәгатьләр була. Бу аеруча актуаль мәсьәләләрнең берсе”, – дип белдерде Гүзәл Шәфигуллина.

Мондый хокук бозу өчен җәзаның шактый кырыс булуы билгеләп үтелде. Әмма моңа да карамастан, җир кишәрлекләрен бүлеп бирүдә канунсыз эш итү очраклары әледән-әле ачыкланып тора.

Гүзәл Шәфигуллина сүзләренчә, җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен канунны беренче тапкыр бозганда штраф каралган, кабат мондый адымга баручыларга дисквалификация яный.

“Бүгенге көндә монополиягә каршы хезмәте  штраф һәм дисквалификация кебек җәзаларны гына кулланып калмыйча, бюджетка күчерелми калган аренда түләүләрен күчерү яки җир кишәрлеге канунсыз тапшырылганда түләнгән сумманы түләттерү кебек чаралар да кулланыла”, – ди Гүзәл Шәфигуллина.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot