Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Монополиягә каршы канун белән нык кызыксынган районнар аталды
2017 елда Татарстан буенча монополиягә каршы хезмәт республиканың 43 районында булып, район халкы, бизнес вәкилләре белән 160лап очрашу уздырган.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). 2017 елда Татарстан буенча монополиягә каршы хезмәт республиканың 43 районында булып, район халкы, бизнес һәм җирле үзидәрә органы вәкилләре белән 160ка якын очрашу уздырган. Әлеге очраш нәтиҗәләре турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбуган конференциясендә идарә тармагы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина сөйләде.
Муниципаль районнарга визит вакытында Монополиягә каршы хезмәт вәкилләре граждан һәм эшмәкәрләрдән мөрәҗәгать җыю, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүдән тыш, мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәргән, район предприятиеләрендә булган.
Гүзәл Шәфигуллина сүзләренчә, очрашулар вакытында Арча, Тукай, Тәтеш, Яшел Үзән районы, Чаллы шәһәре халкы зур активлык күрсәткән. Алар үз көнкүрешендә очрашкан хәлләрне мисал итеп китереп, кайсы очракта монополиягә каршы канунның бозылуы, ә кайсы очракта закон кысаларында эш ителүе хакында сорауларын биргән.
Гражданнар, эшмәкәрләр, җирле хакимият вәкилләре белән очрашу кысаларында 44 мөрәҗәгать эшкә алынган, аларны карау нәтиҗәсендә 2 административ эш кузгатылган, тагын 6 мөрәҗәгать – карау стадиясендә.
Гүзәл Шәфигуллина билгеләп узганча, райондагы очрашулар вакытында иң зур кызыксыну тудырган сораулар – ул контракт системасы турындагы канун, сатып алуларда катнашу, муниципаль милекне тапшыру, сәүдә элмә такталарын урнаштыру һәм җир кишәрлекләрен бүлеп бирүнең канунлы булуы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз