news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монополиягә каршы хезмәт Казандагы Инстаграм-кондитерга рекламасын төзәтергә кушкан

Кибет хуҗасына белдерүен реклама законына туры китереп төзәтүне йөкләгәннәр.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Инстаграм челтәрендәге сәхифәдә Казан десертлар кибетенең реклама турындагы законны бозуын ачыклаган. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Кибет хуҗасына: “Без иң яхшысы – шуңа безгә ышаналар!” текстын алуны һәм реклама законына туры китереп төзәтүне йөкләгәннәр.

Хәзерге вакытта кибетнең Инстагаграмдагы битендә яңа белдерү урнаштырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot