news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монополиягә каршы федераль хезмәттә Татарстандагы тарифлар буенча сөйләшәчәкләр

Көн тәртибенә 2019 елга тариф сәясәтен һәм 2015 елдан 2018 елга кадәр тарифлар үзгәреше динамикасын карау куелачак.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»).16 ноябрьдә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Укыту-методик үзәгендә җәмәгать тыңлауларында Татарстанда тарифларны көйләү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шулай ук тыңлаучылар гамәлдәге законга үзгәрешләр кертүне караячак. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә хуҗалык субъектларының, җирле үзидарә органнарының һәм көйләүче органнарның эшчәнлек тәртибе билгеләнәчәк.

Моннан тыш, җылылык белән тәэмин итү объектларына, кайнар су үзәкләштерелгән системасына, салкын су белән тәэмин ителешкә карата концессион килешү төзү мәсьәләләренә игътибар биреләчәк.

Көн тәртибенә 2019 елга тариф сәясәте һәм 2015 елдан 2018 елга кадәр тарифлар үзгәреше динамикасы куелачак.

Тыңлаулар Казан шәһәренең Оренбург трактындагы 24 йортта уза. Теркәлү сәгать тугызда башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100