Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсен 10 сумлык баш киеме кызыксындырган
Дүшәмбе көнне шуның буенча эш каралачак.
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 19 декабрь көнне Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе комиссиясе Реклама турындагы закон бозылу билгеләре буенча дөреслеккә туры килмәгән реклама тарату мәсьәләсенә бәйле эшне караячак. Бу хакта әлеге федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе рәсми сайтында әйтелә.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе “Ninel” кибете тараткан рекламаны тикшергән. Билбордлардагы рекламада сатып алучыларның 10 сумга баш киеме сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелүе ачыкланган. Әмма тикшерү барышында әлеге кибеттән башлыкны андый бәягә 3000 сумлык товар алганда һәм сатып алучының бонус картасы шуңа мөмкинлек биргән очракта гына алып булуы беленә. Рекламада исә акциянең андый шартлары күрсәтелмәгән, бу исә кулланучыларның башын бутарга мөмкин. Шул рәвешле, реклама игъланында Реклама турындагы законның 5 нче маддәсе 3 нче өлеше 4 нче пункты бозылу билгеләре бар, диелә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе аңлатмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз