news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монополиягә каршы федераль хезмәткә азык-төлеккә бәяләр артуга зарланалар

Монополиягә каршы федераль хезмәт азык-төлеккә бәяләр арттырылу турында мөрәҗәгатьләр ала, әмма тиешле тикшерүләр үткәрүгә сәбәп күрми.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Монополиягә каршы федераль хезмәт Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россиядә азык-төлеккә бәяләр арттырылу турында мөрәҗәгатьләр ала, әмма тиешле тикшерүләр үткәрүгә сәбәп күрми. Бу хакта РИА “Новости”га  Монополиягә каршы федераль хезмәтнең мабугат үзәгендә җиткерәләр.

“Монополиягә каршы федераль хезмәт аппаратына шундый шикаятьләр керә. Шулай да азык-төлеккә бәяләр күпчелек очракта ихтыяҗ һәм тәкъдимнең үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә ачыклана, ул базарда катнашучылар үзлектән кылган карар нигезендә базар конъюнктурасына бәйле”, - дип җиткергән әлеге хезмәт вәкиле.

"Хәзерге вакытта тикшерүләр үткәрү өчен сәбәп юк”, - дип өстәгән агентлык әңгәмәдәше.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot