news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монополиягә каршы федераль хезмәт Татарстанда карабодайга бәя артуның сәбәпләрен тикшерә

Бер атна эчендә карабодайга бәя ике тапкырга диярлек арткан.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Айрат Мөхәмәдьяров). Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе “Ашан”, “Бәхетле” һәм “Перекресток” сәүдә челтәрләрнә карата эш кузгаткан. Идарә тармагы сатучылар арасында Татарстан территориясендә карабодайга бәяне арттыру турында килешү төзелгән дип шикләнә. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карабодайга нигезсез бәя арту очраклары турында мөрәҗәгатьләр халыктан килә тора дип искәрткән. Әмма суд монополиягә каршы хезмәтнең карарларын кире кага.

“Шулай итеп, монополиягә каршы органга мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе “Ашан” гапермаркетында ярма бәясе “бер атна дигәндә ике тапкыр диярлек – 56 сумнан 97 сумга арты” дип белдергән. Карабодай бәясенең артуына башка гражданнар да игътибар иткән”, - дип билгелиләр Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.

“Ашан”, “Бәхетле” һәм “Перекресток”тан кала идарә тармагы “Тандер” акционерлык җәмгыятен, “Агроторг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне дә тикшерәчәк. Эшне беренче тапкыр карап тикшерү 21 февральгә билгеләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100