Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Монополиягә каршы федераль хезмәт сәүдә челтәрләрен планнан тыш тикшерүгә рөхсәт көтә
Сәүдә турындагы законга кертелгән үзгәрешләр белән бәйле мондый эш яңадан гамәлгә кертелергә мөмкин
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Монополиягә каршы федераль хезмәт РФ Хөкүмәтенә сәүдә челтәрләре эшчәнлеген планнан тыш тикшерү мөмкинлеген кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Кашеваров бүген Казанда “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә көндәшлек тәэмин итү” темасына уздырылган халыкара фәнни-гамәли конференциядә белдерде. Конференция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковның катнашуын билгеләп үтик.
Югарыда телгә алган федераль хезмәт 2010 елдан башлап, Сәүдә турында закон чыкканнан соң, сәүдә челтәрләрен планнан тыш тикшерә иде. Аннары ул гамәлдән чыгарылды. Хәзер закон яңа редакциядә кабул ителгәч, Монополиягә каршы федераль хезмәт берәмләп сату челтәренең эре кибетләрен планнан тыш тикшерү мөмкинлеген үзләренә кайтаруга өмет итә.
“Без Хөкүмәткә, 2010 елда закон кабул ителгәннән соң эшләгәндәгечә, көн дә мониторинг үткәрүне сорап мөрәҗәгать иттек. Андый мониторинг нәтиҗәлелеген раслаган иде инде, чөнки челтәрләр һәм товар китерүчеләр арасында мөнәсәбәтләр, килешү нигезендә генә эшләүгә караганда, тизрәк урнашты. Безнең мөрәҗәгатькә Хөкүмәт уңай җавап бирер дип өметләнәбез”, - диде А.Кашеваров.
Россия Монополиягә каршы хезмәтенең Казандагы уку-методик үзәгендә үткәрелгән конференциядә катнашучыларга Сәүдә турындагы федераль законга кертелгән үзгәрешләргә карата аңлатмалар бирелде.
“Сәүдә челтәрләре һәм товар китерүчеләр арасындагы хәзерге мөнәсәбәтләр алышыныр һәм үзгәртеп корылыр, маржаны башкача бүлүгә генә түгел, продукциягә бәяләрне төшерүгә дә юнәлтелер дип өметләнәбез. Бу үзгәрешләр хәзер товар китерүчеләр һәм кулланучылар багланышы шартлары халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән икәнен кулланучы тойсын өчен кирәк”, - диде Илдар Халиков.
Конференциядә шулай ук продукция сату, аның сыйфаты, сату шартлары һәм сәүдә челтәрләре кулланучы өчен билгели торган бәяләр сәясәте турында сүз алып барылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз