news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монополиягә каршы федераль хезмәт карабодайга бәя артуны тикшерә

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсенә карабодайга бәя арту турында шикаятьләр булмаган.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанның монополиягә каршы федераль хезмәте идарәсе сәүдә челтәрләренә карабодай ярмасының кыйммәтләнүе турында барлыкка килгән мәгълүмат уңаеннан сорау җибәрде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россиянең Татарстан буенча монополиягә каршы федераль хезмәте азык-төлек товарлары бәяләренә даими мониторинг үткәрә. Карабодай ярмасына бәяләр арту турындагы тиешле сораулар Татарстан Республикасы базарында эшчәнлек алып баручы сәүдә челтәрләренә җибәрелде», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» корреспондентына.

Ведомствода шулай ук карабодайга бәя арту белән бәйле шикаятьләр хәзерге вакытта Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә килмәде, диделәр.

Монополиягә каршы хезмәт үз вәкаләтләре кысаларында карабодай ярмасын сату базарындагы вазгыятьне күзәтеп торачак.

  • Элегрәк карабодай ярмасы белән тәэмин итүчеләр ваклап сату челтәрләренә бәяләрнең артуы турында хәбәр иткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100