news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монополиягә каршы федераль хезмәт iPhone X бәяләрен тикшерәчәк

Телефонның минималь бәясе 79 990 сум тәшкил итә.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, ритейлерларның бергә сөйләшеп бәяләрне бертөрле куюлары турындагы гражданин шикаятеннән соң, iPhone X бәяләрен тикшерәчәк, дип яза “Известия”.

Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкиле сүзләренчә, элегрәк iPhone 8 бәяләре буенча да шундыйрак шикаятьләр булган.

iPhone Х смартфоннары Россиядә 3 ноябрьдә сатыла башлады. Телефонның минималь бәясе 79 990 сум тәшкил итә,  хәтер күләме максималь яки 256 Гб  булганда - 91 990 сум.

Мәскәүдә иң кыйммәтле модельләр бер сәгатьтә сатылып беткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot