news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монополиягә каршы федераль хезмәт имбирь бәяләренең тотрыклануы турында хәбәр итә

Имбирьгә бәяләр күтәрелү коронавирусны профилактикалауда һәм дәвалауда продуктның үзлекләре турындагы ялган мәгълүматлар аркасында килеп чыккан.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Монополиягә каршы Федераль хезмәттә имбирьгә ваклап сату бәяләренең тотрыклануы турында белдергәннәр. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Имбирьгә бәяләр сикерү продуктның коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм дәвалаудагы үзенчәлекләре турында мәгълүматлар аркасында барлыкка килде», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов хәбәр иткәнчә, яңа коронавирус инфекциясен имбирь, сарымсак һәм лимон белән дәвалау мөмкин түгел. Әмма, аның сүзләренчә, үсемлек продуктлары белән иммунитетны арттырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot