news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Моннан соң ТР Дәүләт Советы депутатларының барысы да керемнәре турында хисап бирәчәк

Татарстан парламентарийлары хәзер үзләре, хәләл җефетләре һәм балигъ булмаган балалары керемнәре турында хисапны ТР Дәүләт Советында закон нигезендә махсус төзелгән комиссиягә бирәчәк

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ, Римма Гатина). Моннан соң ТР Дәүләт Советы депутатларының барысы да керемнәре турында хисап бирергә тиеш булачак. Бүген бу хакта Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында комитет рәисе Валентина Липужина белдерде. Билгеле булганча, моңа кадәр ТР Дәүләт Советының даими нигездә эшләүче депутатлары гына керемнәре турында декларация тутыра иде.
Татарстан парламентарийлары хәзер үзләре, хәләл җефетләре һәм балигъ булмаган балалары керемнәре турында хисапны ТР Дәүләт Советында закон нигезендә махсус төзелгән комиссиягә бирәчәк. Бу нисбәттән ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе белән берлектә нигезнамә эшләнгән. Бүген В.Липужина әлеге комиссиянең составын яңгыратты. Анда депутатлар Леонид Барышев, Генар Газизов, Геннадий Глушков, Владимир Грицких, Леонида Иванов, Фәйрүзә Мостафина һәм Рафил Ногманов кергән. ТР Дәүләт Советы депутатлары керемнәре турында декларацияне һәр елның 30 мартына кадәр тапшырырга тиеш.
Валентина Липужина сүзләренчә, теләсә кем теге яки бу депутатның керемнәрен тикшерүне сорап, комиссиягә мөрәҗәгать итә алмый. Бу вәкаләтләр фракция, массакүләм мәгълүмат чараларына, салым, тикшерү органнарына бирелгән. Комиссия парламентарийларның керемнәрен “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” ТР Законы нигезендә тикшерергә хокуклы. Депутатларның керемнәре турында мәгълүматны саклау өчен җаваплылык кадрлар бүлеге башлыгына йөкләнергә тиеш, дип саный депутатлар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot