news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Моннан 16 ел элек “Рудольф очышы” балетын кую идеясе яклау тапмады – Ренат Харис

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл кую мәсьәләсен күтәргән түгәрәк өстәл утырышы булды.

Моннан 16 ел элек “Рудольф очышы” балетын кую идеясе яклау тапмады – Ренат Харис
Михаил Захаров

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Моннан 16 ел элек Казанда “Рудольф очышы” исемле балет куелу мөмкинлеге турында сүз барган. Идея авторлары – халык язучысы Ренат Харис белән күренекле композитор Резеда Әхиярова. Шул чакта бу идея яклау тапса, Татарстан бу шәхескә Мәскәүнең Зур театрыннан алдарак тотынган булачак иде. Бу хакта бүген Казанда Рудольф Нуривка һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп чыккан түгәрәк өстәл утырышында Ренат Харис әйтте. “Ул 2002 ел иде. Идеябез ул чакта яклау тапмады, чөнки шәхес турында каршылыклы фикерләр бар иде әле. Куючылар да бу эшкә теләп алынмаслар иде кебек. Ә хәзер инде Мәскәү безне уздырды. Голливуд безне узды. Либретто әзер. Ул бар. Әмма без аны куярга соңарганбыздыр инде”, - диде ул.

Ренат Харис кичекмәстән Рудольф Нуриевка һәйкәл кую эшен башларга кирәк, дип саный. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Рудольф Нуриевка һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп чыгуын хуплый. Журналистлар бу хакта активрак язып, җәмәгатьчелекне күтәрергә кирәклеген әйтә.

  • Искәртеп үтәбез, Казанда Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале үткәрелә. Быел фестиваль мәшһүр биюченең 80 еллыгына багышлана. Казанда Рудольф Нуриев ике тапкыр булган.
  • Мәскәүнең Зур театрыр мәшһүр татар биючесе турында «Нуреев» балетын чыгарды, Голливудта Нуриев турында фильм төшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100