news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Моңлы тарих» кичәсендә Вафирә Гыйззәтуллина репертуарындагы җырлар яңгыраячак

«Моңлы тарих» кичәсендә Вафирә Гыйззәтуллина репертуарындагы җырлар яңгыраячак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

24 апрельдә 19:00 сәгатьтә Шәрык клубында «Моңлы тарих» дип исемләнгән музыкаль кичә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина иҗатына багышлана.

«Музыкаль кичәдә Вафирә Гыйззәтуллина репертуарында булган җырларны ишетеп, иҗат юлы белән якынрак танышып булачак. Вафатыннан 24 ел узса да, аның тавышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге һәрвакыт милләт күңелендә. Халык хәтере җуелмады», – дип хәбәр итте оештыручылар.

  • Вафирә Гыйззәтуллина (1946 елның 13 феврале, Камай авылы — 2001 елның 17 сентябре) — җырчы, Милли Мәҗлес депутаты, ТАССРның халык (1981), Каракалпакстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты. 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.

    1965 елда Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлый. 1965-1974 елларда Казан консерваториясендә укый һәм Валентина Лазько вокал классы буенча тәмамлый. 1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән Халык җырлары башкаручылары бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-1975 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хезмәт итә, 1975-1994 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты була.

    2001 елда Уфа-Казан трассасында юл һәлакәтендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100