Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Моңлы гомернең алтмыш кылы: Шагыйрә Илсөяр Иксанованың юбилей кичәсе узды
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында танылган шагыйрә, журналист Илсөяр Иксанованың юбилей кичәсе узды. Иҗат бәйрәменә шагыйрәнең иҗатташ дуслары, җәмәгать эшлеклеләре һәм тугры укучылары килгән иде.
Кичә барышында сәхнәдә Илсөяр Иксанованың шигырьләре танылган татар артистлары башкаруында яңгырады. Шулай ук аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды. Сәхнәдә Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, җырчы Алмас Хөсәенов, актер Артем Пискунов, Гөлназ Гафурова җитәкчелегендә Казан балалар филармониясе ансамбле һәм балерина Камилә Галиева чыгыш ясады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ркаил Зәйдулла: «Әле без тауларга менәрбез!»
Беренче булып юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла котлады. Ул берничә ел элек Илсөяр Иксановага багышлап язган шигырен укыды.
«Мин Илсөярне студент вакыттан беләм. Тулай торакта яшәгәндә, ул килгәч – «Шагыйрә килгән», – дигән хәбәр таралган иде. Мин аны күрергә дип янына төштем һәм ул миңа 2 сәгать буе яттан шигырь сөйләде, мин шуннан бирле озак шигырь тыңлый алмыйм. 2021 елда мин язучылар берлеге рәисе булгач, Илсөяр минем белән иңгә-иң куеп, язучылар берлегенә килде һәм без берничә ел бик матур итеп эшләдек. Тормыш, иҗат бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйм! Әле без тауларга менәрбез!», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Сез – затлылык, зәвыклылык үрнәге»
Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова тамашачыларны һәм юбилярны Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламләде.
«Әлеге күркәм юбилеегызга сез бик күп матурлыклар, тырышлык һәм авырлыклар аша килгәнсез. Сез – чын мәгънәсендә затлылык, зәвыклылык, әдәплелек һәм әхлаклылык үрнәге. Кешеләрне чын күңеленнән ярата торган, барысы белән дә дустанә мөнәсәбәттә булган, кирәк чакта яшьләргә туры юл күрсәткән шагыйрә. Сезнең шигырьләрегезгә язылган җырлар бик күп, алар тирән мәгънәгә ия, бүген аларны халык артистлары башкара һәм алар һәрчак безнең күңелләрдә яши. Безне иҗатыгыз белән алга таба да сөендереп торыгыз, мәдәниятебезгә, милләтебезгә хезмәт итеп озак еллар яшәргә насыйп булсын», – дип теләкләрен җиткерде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Лаеш районының табигате Илсөяр апаның иҗатында үзенең ролен уйнамый калмагандыр»
Илсөяр Иксанова тумышы белән Лаеш районының Татар Сараланы авылыннан, аны олы бәйрәме белән котларга райондашлары һәм авылдашлары да килгән иде. Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов юбилярга котлау сүзләрен Лаеш районы «Чулман акчарлаклары» әдәби берләшмәсе катнашучылары белән берлектә җиткерде.
«Бүген барлык каләм әһелләре, татар шигъриятен яратучылар безнең Татар Сараланы авылының сары чәчле кызын зурлый, безнең якташыбыз әлеге сәхнәдә горур басып тора. Безнең Лаеш районы үзенең табигате белән бөтен илгә танылган. Илсөяр апа дөньяга килгән Татар Сараланы авылы Европаның иң зур елгасы Идел, шулай ук үзебезнең Чулман һәм Мишә елгалары бергә тоташкан урын, көчләрнең бергә җыелган урыны. Әлеге авылда безнең илебезнең «Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» урнашкан, анда 200 еллык агачлар, таулар, сулыклар урын алган, алар барысы да Илсөяр апаның иҗатында үзенең ролен уйнамый калмагандыр. Нинди генә югары вазифаларда булса да ул үзенең туган җире, райондашлары, авылдашлары турында беркайчан да онытмый, һәрвакыт ярдәм кулын суза. Лаеш районында булган чараларда Илсөяр апа һәрвакыт катнашып, туган телебезне яратуга, хөрмәт, мәхәббәт уятуда үзенең өлешен кертә», – дип сөйләде ул.
Азат Нурмөхәммәтов шагыйрәгә шулай ук Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов исеменнән «Лаеш районы үсешенә керткән казанышлары өчен» медален тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Чара ахырында Илсөяр Иксанова барлык килгән кунакларга рәхмәт белдерде.
«Без бүген бергәләп әлеге залда моңлы гомернең алтмыш кылын тартып карадык. Шушы мөмкинлекне тудырган өчен Татарстан язучылар берлегенә, Мәдәният министрлыгына, барлык катнашучыларга, әлеге кичәне тудыручыларга рәхмәт белдерәм. Ә иң олы рәхмәтем сезгә – минем укучыларыма», – дип йомгаклады шагыйрә иҗат кичәсен.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз