news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөнирә Сәгыйдуллина: Татар матбугаты татар журналистларының көче белән генә яши

Мөнирә Сәгыйдуллина: Татар матбугаты татар журналистларының көче белән генә яши
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Мәдәни җомга» газетасының җаваплы сәркатибе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдуллина татар матбугаты татар журналистларының көче белән генә яшәп бара, диде.

«Татар матбугаты бик аяныч хәлдә. Бүгенге көндә татар матбугатына дәүләтнең ярдәме җитми. Татар матбугаты татар журналистларының көче белән генә яшәп бара», – ди ул.

Ул бүгенге көндә татар журналистларының аяныч хәлдә булуларын да әйтте.

«Беренчедән, татар журналистлары матди яктан авыр хәлдә. Икенчедән, татар матбугатына ниндидер басым бар. Әйтәсе килгән сүзне дә әйтә алмыйча калган чаклар була, чөнки бөтен нәрсә сәясәткә бәйле. Шуңа күрә татар журналистлары хәлләреннән ничек килә, татар матбугатын шулай алып барырга мәҗбүр», – ди җаваплы сәркатип.

Аның фикеренчә, элекке вакытта журналистларның язмалары кыюрак булган. Хәзерге вакытта кыюлык җитми һәм фикер агымы да түбәнрәк.

«Мин совет заманында тәрбияләнгән бала. Себердә яшәсәм дә, татар матбугатын укып үстем. «Казан утлары», «Азат хатын», «Яшь ленинчы», «Ялкын» журналлары. Ул вакытта матбугатта язмалар кыюрак иде. Хәзерге вакытта татар журналистлары җитди мәкаләләр язмый, анализламыйлар. Бәлки, кирәкми дә дип саныйлардыр. Бүгенге көндә, «сары матбугат»тагы кебек, халыкны, укучыны җәлеп итү белән шөгыльләнәләр. Без газета-журналларның эчтәлегенә игътибар бирергә тиеш», – диде туры эфирда әңгәмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100