news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөнир Якуповның 75 яшьлеге уңаеннан «Травиата» операсы күрсәтелде

Мөнир Якуповның 75 яшьлеге уңаеннан «Травиата» операсы күрсәтелде
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры кичә «Травиата» спектаклен театр солисты, Татарстанның халык артисты Мөнир Якуповның 75 яшьлек юбилее уңаеннан күрсәтте.

Дж. Вердиның «Травиата» операсының төп партияләрен Гульнора Гатина (Виолетта) һәм Артур Исламов (Жорж Жермон) башкарды. Заманында әлеге операда Мөнир Якупов башкарган Барон партиясе Ирек Фәттаховка тапшырылган.

«Травиата» - яшь җырчы Динар Шәрәфетдиновның дебют спектакле. Бу спектакльдә тамашачы алдына Гастон партиясе белән чыккан.

  • Мөнир Якупов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап 1978 елдан бирле Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшли. Ул киң диапазонлы һәм матур тембрлы йомшак лирик-драматик баритон тавышлы артист. Аның иҗат багажында классик операларлан тыш Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан Хан партиясе, «Җәлил» операсмыннан Ишназаров партиясе, Бату Мөлековның «Кара йөзләр» Бай паритясе, Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан Фатыйх Әмирхан партиясе һәм башкалар бар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100