news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөнир хәзрәт Йосыпов: Кукмара районының Мәчкәрә авылы мәдрәсәсе белән дан тоткан

«Мәдрәсә шәкертләре гарәп һәм фарсы теле, Коръән, мантыйк кебек китаплар укыган, XVIII-XIX гасырдан калган кулъязмаларның күбесе гарәп телендә», - диде ул.

Мөнир хәзрәт Йосыпов: Кукмара районының Мәчкәрә авылы мәдрәсәсе белән дан тоткан
Абдул Фархан

Татарстан мөселманнары Кукмара районы мөхтәсибәте каршында «Аксакаллар шурасы» рәисе, Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов Мәчкәрә авылы мәдрәсәсенең данлыклы белем бирү үзәге булуын әйтте.

«Мәчкәрә авылында үз акчаларына мәчет-мәдрәсә салдырып, халыкка дини гыйлем биреп, авыл халкына хезмәт иткән укымышлы галим кешеләр яшәгән. Имамнарыбыз метрикалар язганда дини белемнәре турында язарга тиеш булган. Шушы белешмәләргә таянып, Кукмара төбәгенең 35 мәчете һәм 46 имамы турында анализ ясарга мөмкинлек туды. 46 имамның 22се Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган», - диде ул «Мәчкәрә укулары» төбәкара конференциясендә.

Хәзрәт әйтүенчә, аларның күбесе остазлары дип Мөхлисулла Максуд улын язып калдырган. «22 хәзрәтнең унысы аннан гыйлем алган, Ризаэтдин Фәхретдин «Асар» әсәрендә Мөхлисулла Максуд улы турында яза. Мәчкәрә авылы мәчетендә имам булып торган хәзрәтләр үзләре үк мәдрәсәдә укыткан. Мәчкәрә имамнарының берсе – Казанда, икесе Оренбург өлкәсенең Каргалы авылы мәдрәсәсендә белем алган», - диде ул.

Мәчкәрә мәдрәсәсендә язылган шактый кулъязмалар сакланган, күбесе XVIII-XIX гасырларга карый. «Мәдрәсә шәкертләре гарәп һәм фарсы теле, Коръән, мантыйк кебек китаплар укыган, күчергән. Мәдрәсәдә белем бирү системасы көчле булган. Кулъязмаларның күбесе гарәп телендә. Алар арасында дини риваятьләр, шигъри әсәрләр, Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренә күчермәләр, гарәп теленнән имтихан сораулары бар», - ди Мөнир хәзрәт.

Ул шулай ук Кукмара районы авылларындагы борынгы ташлар иң күп тупланган урын дип Мәчкәлә авылын атады.

«Аның зиратында 33 борынгы кабер ташы бар. Авылыбыз татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак, абруйлы урын алып тора. Зираттагы ташлар да, мәдәнилек, мәгърифәтлелек эчендә узган тормышның көзгесе кебек. Ул ташларда Мәчкәрә авылын нигезләгән Ишмән картның дәвамчылары, Үтәмешевләр нәселе, тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәрисләргә бәйле мәгълүмат теркәлгән», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100