news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монголиядә Төрки каганлык чорыннан калган язма һәйкәл табылган

Галимнәр һәйкәл текстында «тәңре», «төрки», «котлуг», «түмен» кебек кайбер сүзләрне укый алган.

Монголиядә Төрки каганлык чорыннан калган язма һәйкәл табылган
"Казинформ" агентлыгы, twesco.org

Монголиянең Номгон үзәнендә фәнни археология экспедициясе нәтиҗәсендә Көнчыгыш төрки каганлыгы идарәчесе Илтәриш каганга багышлап төзелгән борынгы тарихи һәйкәлләр табылган. Экспедицияне Халыкара Төрки академиясе Монголия фәннәр академиясе тарихы һәм археология институты белән берлектә оештырган.

  • Илтәриш каган (шәхси исеме - Котлуг) - 682 елдан 693 елга кадәр идарә иткән Көнчыгыш төрки каганлыгы каганы (идарәчесе). 682-687 елларда көнчыгыш төркиләре Котлуг җитәкчелегендә Кытайга каршы гражданнар сугышында җиңүгә ирешә. Соңрак алар «Икенче төрки каганлыгы» дигән дәүләтләрен яңадан төзи.

«Төрки каганлыгын яңадан торгызган Күлтәгин, Билге каганның әтисе Илтәриш каган хөрмәтенә багышлап ясалган комплекс һәм кабер ташлары табылды. Бу бик борынгы язма һәйкәл, анда беренче тапкыр «төрки» дигән сүз очрый, - дип сөйләгән Халыкара Төрки академиясе президенты Дархан Кыдырали Улан-Батордагы матбугат очрашуында. Бу хакта академиягә сылтама белән «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Монголия фәннәр академиясенең тарих һәм археология институты директоры Гелегдорж Эрегзен Номгон үзәнендә фәнни археологик экспедиция нәтиҗәләре турында сөйләгән. «Номгон комплексы Монголиядә борынгы төрки дәверенең иң мөһим табышы булып тора. Аның гомуми мәйданы 49х41,5 метр тәшкил итә. Комплексның көнбатыш ягында таштан ясалган кеше сыннары, арыслан сыны һәм ике сарык сыны урнашкан», - дигән ул.

Шулай ук, казу эшләре барышында керамика һәм кирпеч калдыклары да табылган. «Бу табыну урыны булган дип фараз кыла алабыз. Аның алдында язма һәйкәлнең өске өлеше һәм ташбака формасында сын табылды. Язма һәйкәлнең ике кырыенда борынгы төрки рун язуы, ә өченче ягында согуд телендәге язу бар. Экспедициядә катнашкан галимнәр һәйкәл текстында «тәңре», «төрки», «котлуг», «түмен» кебек кайбер сүзләрне укый алды», - дип аңлаткан Гелегдорж Эрегзен.

Галим әйтүенчә, язма һәйкәлнең өске өлешендә ике бүре башы сурәтләнгән. «Алар аҗдаһага охшаган. Мондый каган атрибутлары Таспар каган, Билге, Күлтәгин һәм башка һәйкәлләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләрнең өске өлешендә ясалганы билгеле. Номгон үзәнендә табылган язма орхон һәйкәлләре кебек үк, дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим һәйкәл булып тора», - дип билгеләп үткән ул.

Академия Номгон фәнни экспедициясе нәтиҗәләренә багышланган фәнни җыентык әзерләргә ниятли һәм аны төрки дәүләтләрдә тәкъдим итәчәк. Монголиядә төрки дәвер һәйкәлләрен казу эшләре алга таба да дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100