news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монголиядә «Шагыйрь-герой Муса Җәлил» Халыкара әдәби конкурсы уза

8 — 25 яшь аралыгындагы катнашучылар шагыйрьнең бер шигырен биш минутка якын видеога яздырып җибәрергә тиеш.

Монголиядә «Шагыйрь-герой Муса Җәлил» Халыкара әдәби конкурсы уза
Михаил Захаров/архив

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Монголиядә Россотрудничество вәкиллеге һәм ватандашларның координация советы Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган «Шагыйрь-герой Муса Җәлил» Халыкара әдәби конкурсын үткәрә.

Конкурс яшьләрдә әдәби караш булдыру максатында үткәрелә. Бәйге Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы тарихи мирас һәм хәтерне саклап калу, Муса Җәлилнең иҗат мирасын популярлаштыру, әдәби-шигъри мирас традицияләре аша яшьләрне рухи яктан үстерүгә юнәлдерелгән.

Конкурста һәр илдән 8 — 25 яшь аралыгындагылар катнаша ала. Оештыручылар әйтүенчә, төп шарт — Муса Җәлилнең шигырен яттан сөйләп биш минуттан артык булмаган видеоролик яздыру. Шигырь рус, монгол һәм башка телдә яңгырарга мөмкин. Конкурсант сөйләгән шигырьнең текстын рус телендә бирү сорала.

Жюри материалның сәнгати әһәмиятен, башкаручының яшенә туры килүен, башкару осталыгын, костюм, бизәлеш, сөйләү манерасына игътибар итәчәк. Видеоязма горизонталь, монтажсыз, яхшы ишетелерлек итеп төшерелергә тиеш.

Материаллар бүген кичке алтыга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 15 февральдә — Муса Җәлилнең туган көнендә ачыклана. Җиңүчеләрне бүләкләү Монголиянең Улан-Батыр шәһәрендә узачак. Гаризаларны шушы сылтамадан җибәрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100