news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мондый уеннар кимчелекләрне ачыкларга ярдәм итә – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккейчылары Латвия тимер юллары кубогы өчен көрәш алып бара.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Ригада уза торган сезон алды турниры – Латвия тимер юллары кубогы уенында боз хуҗаларына оттырды – 1:3. “Динамо” хоккейчылары һәр период саен берәр гол кертә алса, “Ак Барс” хоккейчылары уен буена бер тапкыр гына җавап бирә алды.
 
Беренче уенда “Локомотив” командасын откан (2:1) “Ак Барс” хоккейчылары бүген 15.30 сәгатьтә Минскиның “Динамо” хоккейчылары белән очраша.
 
Хоккей. Латвия тимер юллары кубогы. “Динамо” (Рига) – “Ак Барс” (Казан). 3:1 (1:0, 1:0, 1:1). Алкаларны керттеләр: Кристо (Гальярди, 13.03), Ерофеев (Пуяц, 39:57), Балинскис (М. Редлихс, К. Редлихс, 50:10), Попов (Глинкин, Марков, 54:04).
 
“Көндәш команда бик яхшы уйнады. Шуңа да бер генә алка кертеп булды. Шул ук вакытта үзебезнең ялгышлар да роль уйнады. Ялгышларны төзәтү өстендә эшләргә кирәк. Беренче чиратта уен дисциплинасын рәткә китерү кирәк. Гомумән алганда, мондый уеннар кимчелекләрне ачыкларга ярдәм итә. Чемпионат башланганчы аларны рәткә китереп булачакк”, – диде уеннан соң “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100