news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мондый хөкүмәтара комиссия башка төбәкләргә уңай үрнәк күрсәтер, дип уйлыйм - Р.Миңнеханов

Хөкүмәтара Россия - Гарәп Әмирлекләре комиссиясенең 8нче утырышында ике ил биш килешү төзеде.

Мондый хөкүмәтара комиссия башка төбәкләргә уңай үрнәк күрсәтер, дип уйлыйм - Р.Миңнеханов
Рамиль Гали

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Хөкүмәтара Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) комиссиясенең 8нче утырышы кысаларында сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек турында карарлар кабул итү өчен Казан мәйданчыгы уңай булды, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Комиссия рәистәшләре – Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры шәех Абдулла бән Зайед Әл Нахайян.

“Мондый хөкүмәтара комиссия башка төбәкләргә уңай үрнәк күрсәтер, дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Очрашу кысаларында ике ил вәкилләре берничә килешү төзеделәр, шул исәптән Россия һәм БГӘ гражданнары өчен үзара визалар алмашу килешүе, “GATCHINA GARDENS” һәм “Masdar” акыллы шәһәрләре хезмәттәшлеге турында меморандум, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы белән БГӘ шәехе Әхмәт Далмук әл Мактуманың шәхси офисы белән килешү.

Моннан тыш, БГӘдә Россия эшмәкәрләр советы һәм “Альтарикс” ҖЧҖ БГӘдә Россия эшмәкәрләр советында әгъзалык турында килештеләр.
Шулай ук чара кысаларында “НАМИ”, “СОЛЛЕРС” ГАҖ, Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән “Аурус” һәм “Тавазун Холдинг” компанияләре белән автомобиль сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100