news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мондый автобус Казанда беренче

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенә махсус автобус бүләк ителде

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген «Pricewaterhouse Coopers», ягъни PwC компаниясенең Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенә (Зорге ур., 103) автобус бүләк итү тантанасы булды. Әлеге компаниянең Казандагы офисы җитәкчесе Стенли Рут: «Мин үзем – Оксфордтан, бизнес белән шөгыльләнәм, - диде. - Минем шушы автобусны бүләк итәсем килде, чөнки бу үзәк юмартлык һәм хезмәт миссиясен үти һәм ул шундый транспортка мохтаҗ. Моннан соң безнең дуслык тагын да ныгый төшәр, ә мондый хезмәттәшлектән тернәкләндерү үзәге отачак кына дип уйлыйм», - дип елмайды ул.
 «Ивекo Daily» маркалы әлеге автобус, чыннан да, инвалид балалар өчен бик уңайлы: аның арткы ишегеннән инвалид коляскаларын махсус «Millenium L955 Series» электр күтәргече менгерә һәм ул пульт ярдәмендә идарә ителә. Шушы автобусны тиз арада китереп җиткергән «МАЗ автоүзәге» ҖЧҖ вәкиле Рушан Җаббаров: «Машиналар белән без күптән шөгыльләнәбез, ләкин бу тернәкләндерү үзәгендәге кебек үзенчәлекле, ягъни гадәти булмаган пассажирлар өчен махсус җиһазландырылган мондый автобус шәһәребездә әле беренчесе генә, - дип белдерде. - Үз чиратыбызда, без әлеге автомобильнең теркәлү узуы турындагы сертификатын тапшырабыз. Дөрес, номерларын кулга тотып караганыбыз юк әле, чөнки аларны берсекөнгә генә бирәчәкләр. Сертификат буенча, машинаның гарантия срогы - 2 ел. Шулай ук автомобильне ягулык-майлау материаллары, комплектлауда кирәк-яраклар белән тәэмин итүгә бәйле сервис хезмәтен дә без бушлай күрсәтәчәкбез», - дип ышандырды Рушан Җаббаров. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Павлова үзәкнең зур шатлыгын уртаклашып: «Шәһәребездә мондый типтагы тернәкләндерү үзәге бер генә түгел, тагын икесендә нәкъ шундый балалар тернәкләнү уза. Сезнең, Стенли әфәнде, аларына да ярдәм итәрлек мөмкинлекләрегез бар, шундый ук автобуслар аларына да бик кирәк», - диде.
«Безнең үзәктә тернәкләнү үзучы балалар гаиләләрдә тәрбияләнә. Аларны без үзебез өйләренә барып алабыз, илтеп куябыз, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә шушы тернәкләндерү үзәге директоры Зөлфә Әминова. Әлеге автобусның балаларга һава кебек кирәклеге аңлашыла торгандыр. Чит кеше ярдәменнән башка автобуска керә алуы инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә алган бала, яшүсмер өчен бик мөһим. Шундый зур бүләге өчен «Pricewaterhouse Coopers» компаниясенә һәм шушы матур гамәлне тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен «МАЗ автоүзәге»нә олы рәхмәтебезне белдерәсем килә», - диде директор.
Игелекле затлар һәм килгән кунаклар өчен тернәкләндерү үзәге балалары инглиз телендә «Бремен музыкантлары» дигән спектакль әзерләгән иделәр. «Pricewaterhouse Coopers» компаниясенең Казандагы офисы җитәкчесе Стенли Рут әфәнденең күңеленә бу гамәл аеруча хуш килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot