news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мондый халыкның киләчәге булырга тиеш»: «Ватан хакына» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

«Татар-информ»да «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйгене Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Ватаным Татарстан» газетасы уздырды. Тулырак – «Татар-информ» күзәтүендә.

«Мондый халыкның киләчәге булырга тиеш»: «Ватан хакына» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Оештыручыларның мәгълүматларына караганда, бәйгегә сугыш һәм тыл батырлары турындагы язмалар кабул ителгән. Барлык таләпләргә туры килгән эшләр «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтта урнаштырылып барган. 150ләп иҗади эш килеп ирешкән. Катнашучылар арасында Татарстанның барлык районнары да бар.

Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин бүләкләде.

Марат Әхмәтов: «Ватан хакына» кебек бәйгеләр халкыбызны илебез язмышы белән берләштерә»

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы алдыннан «Апуш» балалар театры студиясенең яшь актёрлары һәм «Минем герой» номинациясендә җиңгән Әнәс Мифтахов чыгыш ясады. Шулай ук башка җиңүчеләрнең дә язмалары укылды.

Биредә игълан ителгән чыгышларны тыңлаганнан соң күңелдә тирән тәэсир калды. Бер уйлаганда, бу – илебезнең, халкыбызның, хәтта таныш якын кешеләребезнең язмышы… Ә икенче күзлектән, тел өчен кайгыртырга дип билгеләнгән җитәкче күзлегеннән караганда, телебезнең нинди матур, чишмә кебек чиста тел булуы сокландыра.

«Апуш» – нәни генә театр. Әмма алар татарның иң бөек сәхнәсе – Камал театры сәхнәсенә дә чыгып дан-шөһрәт казана торган егетләр һәм кызлар. Һичшиксез, алар киләчәктә милләтебезнең, телебезнең сакчылары булачак. Кыска гына вакыт дәвамында тел, сәхнә осталыгының югары дәрәҗәсенә ирешә алганнар. Нинди сәләтле безнең халкыбыз! Әлбәттә, мондый халыкның һәм аның теленең киләчәге булырга тиеш, – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «Ватан хакына» кебек бәйгеләр халкыбызны илебез язмышы белән бер гаилә итеп берләштерүе турында да әйтте.

Елы да шундый. Ләкин бу эшчәнлек узып баручы ел белән бергә тәмамланырга тиеш түгел. Бәйгенең исеме матур. Нәкъ менә шундый бәйгеләр халкыбызны илебез язмышы белән бер гаилә итеп берләштерә. Без – 90нчы еллар тирәсендә үз кыйблабызны югалтып, Көнбатышка карап, мөкиббән булып, аларча яшәргә тырышып, үзебезнең рухи байлыкны таптап чыгарып, яңалык эзләп саташып йөргән буын. Үз кыйблабызга кире кайтуда бүгенге әлеге бәйге кебек чараларның әһәмияте бик зур. Шуңа күрә катнашуыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт сезгә, – диде Марат Әхмәтов.

«Ватан хакына» бәйгесенә Бөек Ватан сугышы геройлары һәм ветераннары, шулай ук махсус хәрби операция катнашучылары, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән тыл батырлары һәм илгә авырлык килгәндә халыкны берләштергән, ярдәм оештырган волонтерлар турында язмалар кабул ителгән. Марат Әхмәтов алга таба да ил язмышына битараф булмаган кешеләр белән эшләүне дәвам итәргә, дип билгеләде. «Язмышыбызда сынаулар булыр. Махсус хәрби операция тәмамланмаган. Хәрбиләрне кайгыртучы, игелекле гамәлләр башкаручы чиста, саф, мәрхәмәтле күңелле кешеләребез белән мондый матур уртак эшне дәвам итәргә кирәк. Егетләребез дә кайтыр. Кайтмый калганнарның әти-әниләре, туганнары бар. Алар бит безнең киләчәк хакына җанын фида кылган, һәлак булган. Без аларның барысы алдында да гомерлеккә бурычлы булып калачакбыз. Шуңа күрә мондый гамәлләр, һичшиксез, дәвамлы булырга тиеш, – дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Фәүзия Гыймадиева: «Йөрәк кушканга башладым»

Фәүзия Гыймадиева – «Ватан хакына» бәйгесендә «Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә 2нче урын яулаган Алсу Низамованың «Яшәргә көч бирә» язмасы герое. Аның белән бүләкләү тантанасыннан соң очраштык. Ул Әлки районы Базарлы Матак авылында махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү өчен «Әни чәе» проекты оештырган. Авыл хатын-кызлары үләннәр һәм киптерелгән җиләк-җимешләрдән чәйләр ясый. «Үләннәрне үзем дә җыям. Һәрберсе үзенең чималы белән килә. Чәйләрне бергәләп ясыйбыз, аннары пакетларга тутырып җибәрәбез», – дип аңлатты ул журналистларга.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Волонтёрлык эшен Фәүзия Гыймадиева йөрәк кушканга башлаган.

Йөрәк кушканга башладым. Минем икенче улым да махсус хәрби операциядә. 2024 елның март аенда үзе теләп китте. Без аның белән 27 майда соңгы тапкыр сөйләштек. 7 ай хәбәр булмады. Әле ике көн элек кенә хәбәр алдым. Без аны көтәбез. Ул әйләнеп кайтачак.

21 ел элек өлкән улымны җирләдем. 22 ел элек иремне югалттым. Ике энемне җирләдем. Аллаһы Тәгалә миңа шулай язган инде... Яраткан колларыма сынаулар бирермен, дигән бит. Димәк, Аллаһы Тәгалә безне яраткан – авырлыгын да, җиңеллеген дә бирә. Аңа табынып яшибез. Күкләребез тыныч булсын, балалар исән-сау әйләнеп кайтсын. Бу сугышлар тиз арада бетсен иде. Балаларны исән килеш көтәбез, – дип сөйләде ул.

«Ватан хакына» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Фәүзия Гыймадиевага «Ватаным Татарстан» газетасы коллективы һәм укучылары исеменнән рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Шундый ук бүләк Илүсә Арикеева-Зәйнетдинованың язмасы герое Елена Вәлиевага да әзерләнгән иде. Кызганыч, ул үзе бүләкләү тантанасында булмады. Аның бүләкләрен язманың авторы кабул итте.

Фирүзә Ибраһимова: «Бабамны шундый дәрәҗәгә күтәрүемә бик шатмын»

Бүләкләү тантанасын бәйгенең иң яшь катнашучылары – мәктәп укучыларыннан башладылар. Алар «Минем герой» номинациясендә каһарманнары турында язмалар тәкъдим иткәннәр. Укучыларның иң олысы – 11нче, иң кечкенәсе 6нчы сыйныфта укый.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Минем герой» номинациясендә кызыксындыру бүләге алучылар:

  • Алсу Гайфетдинова (Казан шәһәренең 141нче номерлы гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы)
  • Гадел Хәбибуллин (Балык Бистәсе районы Корноухово авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы)
  • Айзилә Минһаҗева (Казан шәһәренең 155нче номерлы гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы)
  • Айрат Васильев (Балтач районы Субаш авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы)Әлеге номинациядә беренче урынны Балтач районы Арбор авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы
  • Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы)

Әлеге бәйгегә старт май аенда бирелде, әмма мин үземнең эшемне дедлайнның соңгы көнендә, 23:59да юлладым. Һәм ул минем бер традициягә әйләнеп бара, чөнки барлык, диярлек эшемне соңгы минутта җибәргән бәйгеләрдә һәрвакытта җиңүгә ирешәм. Уңышлы сәгатем дип әйтергә дә мөмкин. Язма өч сәгатьтә язылды, әмма уңышлы булды. Мин бабамны шундый дәрәҗәгә күтәрүемә бик шатмын», – дип сөйләде Фирүзә Ибраһимова.

Аның язмасы «Син ышанма, бәгърем» дип атала. «Мин Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылыннан булам. Күрше авылга йөреп укыйм. Бәйгегә әниемнең карт бабасы Салихҗан Шәрифҗанов турында язма юлладым. Ул бабай белән диалог форматында язылган», – дип сөйләде ул язмасы турында.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Фирүзә Ибраһимова – «Көмеш кыңгырау» газетасының актив хәбәрчесе, Шәүкәт Галиев исемендәге премия иясе дә. Ул үзенең башка бәйгеләрдә дә уңышлы катнашуы турында әйтте. «Узган ел «Татмедиа» уздырган «Яңа исем» бәйгесендә җиңү яулаган идем. Шулай ук җәй көне «Алтын каләм» бәйгесендә беренче урын алдым. Әле күптән түгел «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе узган иде, анда да беренче урын яуладым», – дип бүлеште яшь язучы.

Кызыксындыру бүләге ияләренә җиңүче дипломы, 10 мең сум һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән махсус бүләк тапшырылды.

«Минем герой» номинациясендә җиңүче берәү генә булды. Ул – бәйгегә «Бабаема хат» язмасын юллаган Әнәс Мифтахов. Иҗади эш авторның Бөек Ватан сугышы кырында да, тормышта да батыр булган бабасына багышланган.

Конкурсларда еш катнашам. Бу бәйге турында газетадан укып белдем. Әнием дә әйтте. Язмам бабамның әтисенә багышланган. Бабамның язмышы белән бик кызыксынам. шуңа күрә аның турында язарга булдым, – дип сөйләде Әнәс.

Җиңүче диплом һәм 30 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнде.

***

Башка номинацияләрдә катнашучыларга да акчалата премия һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән махсус бүләк бирделәр. Җиңүчеләр арасында хатын-кызлар гына иде.

«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе җиңүчеләре:

  • 3нче урын – Гөлназ Нәҗипова (Кукмара районы, Аш-Буҗи авылы)
  • 2нче урын – Лилия Нәкыйпова (Балтач районы, Түнтәр авылы мәктәбе укытучысы)
  • 1нче урын – Әлфирә Галиева (Аксубай районы, Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе)

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе җиңүчеләре:

  • 3нче урын – Гүзәл Мөхлисова (Биектау)
  • 2нче урын – Алсу Низамова (Әлки районы, Базарлы Матак авылы)
  • 1нче урын – Дания Нотфуллина (Балтач районы, Арбор авылы)

Әлеге номинациядә Казан шәһәреннән Илүсә Арикеева-Зәйнетдиновага һәм Гөлчәчәк Нигъмәтҗановага махсус бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы азагына якынлашкач,Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин «Ватаным» дип аталган җыр башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot