news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бәйгесендә жирәбә ысулы белән гомрә сәфәренә юллама уйнатыла

Казанның «Гаилә» мәчете 2025 елның сентябрь-октябрь айларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән берлектә «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын уздырды.

Конкурс мөнәҗәт аша Исламны һәм аның иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык һәм кичерү кебек мәңгелек кыйммәтләрен, милли моңнарыбызны халыкка җиткерү; иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; мөнәҗәтне яңадан торгызуга һәм башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү; мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллану максатыннан үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөнәҗәт башкаручылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнде. Конкурска 103 иҗади номер тәкъдим ителде. Алар Татарстаннан, Чувашстаннан, Башкортостаннан, Чиләбе, Ульяновск, Төмән һәм Пермь өлкәләреннән килде. Мөнәҗәтләрне башкаручыларның иң яшенә – 3, иң өлкәненә – 80 яшь.

Конкурска йомгак 3 ноябрьдә 9:00 сәгатьтә Сафиуллин урамы, 29нчы йорт адресы буенча урнашкан «Эмиз» банкетлар залында ясалачак. Шунда ук һәр номинациядә беренче урын алучылар арасында жирәбә ысулы белән төп бүләк – гомрә сәфәренә юллама уйнатылачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot