Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашучыларга куела торган таләпләр билгеле
«Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бәйгесенең оештыру комитеты һәм жюри әгъзасы Фирдания Зарифуллина конкурста катнашучыларга нинди таләпләр куелганын сөйләде.
«Һәр мөнәҗәт татар телендә булырга тиеш. Видеоязмалар бернинди тавыш камералары кулланмыйча, камераны ике метр ераклыкта урнаштырып, акапелло, ягъни уен коралларыннан башка, тере тавыш белән яздырылырга тиеш. Мөнәҗәт дүрт минуттан да артмаса, яхшы булыр иде», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бәйгегә багышланган матбугат очрашуында
Бәйге 17 сентябрьдә игълан ителгән. 26 сентябрьгә кадәр һәр катнашучы теркәлү уза. 27 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр видеоязмаларны kitaphane.gailya@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурска кагылышлы һәр яңалык бәйгенең телеграм-каналында урнаштырыла.
Фирдания Зарифуллина әйтүенчә, Миңгол Галиев өч яшьтән алып башларга тәкъдим иткән. Шул рәвешле, яшь категорияләре түбәндәгеләр: 3-7 яшь; 8-14 яшьлекләр; 15-18 яшьлекләр; 19-35 яшьлекләр, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.
Җиңүчеләргә Гран-при һәм һәр яшь категориясе буенча өч призлы урын бирелә. Төп бүләк – Гомрә сәфәренә юллама.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз