news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөнәҗәтләр бәйгесендә җиңүчегә нинди бүләк биреләчәге билгеле

Мөнәҗәтләр бәйгесендә җиңүчегә нинди бүләк биреләчәге билгеле
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында беренче урынны алган җиңүче Гомрә хаҗына юллама белән бүләкләнәчәге турында әйттеләр.

Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, конкурсның оештыру комитеты рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

«Мөнәҗәтләр – ул безнең тормышыбыз. Әти-әниләр, әби-бабайларны хәтерлибез: алар безне мөнәҗәт белән үстергән. Мөнәҗәтне карасаң, ул - дин, әхлак, тәрбия, пәйгамбәрләр тарихы. Мөнәҗәт аша безгә тәрбия бирә иделәр», – ди Рөстәм хәзрәт.

Аның сүзләренчә, күп җырның мәгънәсе булмаса да, мөнәҗәтләр тирән мәгънәле. «Гаилә» мәчете булгач, гаилә әһәмиятен төрле конкурслар аша күтәрергә тырышуларын билгеләп узды имам-хатыйб.

«Мөнәҗәт гаилә тамырлары белән бәйле. Хәзер без оныкларга да мөнәҗәтләр ятлап, бәйгедә катнашырга форсат бирәбез. Алар әби, дәү әниләрен дә төшереп, теркәлү узып, конкурста катнашыр өчен җибәрә ала. Беренче урынга - Гомрә хаҗы. «Кызым, улым, Гомрәгә барам» дип шатлансыннар», – диде Рөстәм хәзрәт.

Яшь буенча чикләүләр юк. Теләгән һәркем катнаша ала. «Әбиләре юк икән, үзләре катнашсыннар», – диде имам-хатыйб.

news_right_1
news_right_2
news_bot