news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«МОN» театрының «Морфемалар» спектакле «Тантана» премиясе алды

«Эксперимент» номинациясендә премиягә МОN театрының «Педсовет», «Әкият» курчак театрының «Алиса», Минзәлә театрының «Хәтәр мәҗлес» спектакльләре дә дәгъва итте.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «МОN» театрының «Морфемалар» спектакле «Эксперимент» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә лаек булды.

«Тантана» премиясен тапшыру тантанасында театрга диломны ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимжанов тапшырды.

Премияне MON театраль мәйданчыгы кураторы Йолдыз Миңнуллина кабул итеп алды. «Яшәсен бәйсез театр», - диде ул.

«Эксперимент» номинациясендә премиягә МОN театрының «Педсовет», «Әкият» курчак театрының «Алиса», Минзәлә театрының «Хәтәр мәҗлес» спектакльләре дә дәгъва итте.

«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot