Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MOÑ театры мәйданчыгында Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләре буенча моноспектакль күрсәтеләчәк
Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләре буенча Чаллы театрында сәхнәләштерелгән «Мин кем әле?» моноспектакле Казанда күрсәтеләчәк. Шигъри спектакль MOÑ театры мәйданчыгында 12 февральдә булачак. Башлана - 19.00 сәгатьтә.
Шигъри моноспектакльнең премьерасы 2025 елның апрелендә булды. Аның инсценировка авторлары – Айгөл Әхмәтгалиева һәм актриса Физалия Габидуллина. Режиссеры – Зөлфия Галиуллина. Спектакльнең бердәнбер актрисасы да Физалия Габидуллина.
Премьераны караган Лилия Гыйбадуллина әлеге моноспектакльне яшьләр өчен кирәкле спектакль дип бәяләгән иде.
«Мин бу спектакль дәвамында бик бай рухи кичерешләр дөньясында яшәп алдым. Физалия: «Син кем әле?» – дигәндә, балачакка да кайтып килдем. Безне дә урамда гопниклар туктатып, шулайрак сорыйлар иде. Мин бу сорауга җавап бирә аламмы?» – дигән иде шагыйрә Йолдыз Миңнуллина бу спектакльнең премьерасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз