news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«MOҢ» театраль мәйданында «Җыен» дип аталган бию импровизациясе киче көтелә

«MOҢ» театраль мәйданында «Җыен» дип аталган бию импровизациясе киче көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

«Моң» театраль мәйданында бию импровизациясе киче булачак. Ул «Җыен 2.0» дип атала. Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.

«Оештыручылар биючеләр, музыкантларны алдан сайлап алды. «Җыен» – башка беркайда да һәм беркайчан да кабатланмас чара, шуңа килеп, күрергә киңәш итәбез», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Бию импровизациясендә Артур Шамшадинов, Ләйсән Нуриева, Адель Фәсхетдинов, Ксения Алексеева, Маша Козулина, Екатерина Дьякова һәм Олег Мельников, Нияз Минһаҗев, Эдик Хәбибуллин һәм Дамир Булатов, Тэя Бугрова, Зарема Цакхар, Зумрут Цакхар (көйләр), Илдар Mickey Рахматуллин, Айрат һәм Лилия Баһаутдиновлар, Юля Тухбатова һәм Ралина Мөһаммәтдинова, Ксения Сульдина, Анастасия Хафизова, Рөстәм Хисамутдинов, Аделя Ахтямова, Ольга Мокеева, Наиль Галимҗанов (музыкант) катнаша.

Азактан перформер Нурбәк Батулла һәм биюче Рамазан Җамалетдиновтан да импровизация көтелә. Аларга ярдәмгә музыкантлар – Malsi Music һәм Илнар Фатихов (бас-гитара) киләчәк.

«Җыен» импровизациясе киче 15 май 19:00дә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100