news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

MOÑ театр мәйданчыгында Рөстәм Вәлиевка багышланган «Аккомпаниатор» перформансы чыга

MOÑ театр мәйданчыгы ата белән ул диалогы турында «Аккомпаниатор» перформатив кичәгә чакыра. Кичә 20 мартта 19:00 сәгатьтә көтелә.

«Аккомпаниатор» перформатив кичәсе ата белән улның - электрон музыкант Ислам Вәлиев (Malsi Music) һәм ата - баянчы Рөстәм Вәлиевның уртак иҗади мәйданы һәм иҗади әңгәмәсе турында. Рөстәм Вәлиев татар эстрадасы легендалары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың иҗатташы булган шәхес.

«Фикерләүнең күп төрле юллары бар. Сүз, хәрәкәт, картинкалар һәм авазлар аша фикерләп була. Ислам Вәлиев авазлар аша фикерли. Мөгаен аңа бу сәләт, осталык әтисе аша күчкәндер. Исламга әтисе аша музыкага һәм аккомпаниатор талантына мәхәббәт тә күчкәндер. Теләсә нинди ситуациядә ярдәмгә әзер тору таланты да аннан күчкәндер. Ачык, юмарт булу да аннан күчкәндер. Ләкин кеше өчен яхшы булган сыйфатлар иҗатчы өчен дә яхшымы? Ярдәмчеллек һәм таяныч була белү таланты бәйсез иҗатчының үсешен тоткарламыймы?», дигән сораулар куя перфомансның автордашы Нурбәк Батулла.

«Бу кичә-сепарация, кичә-инициация, үткәннәрдән аерылмыйча гына мөстәкыйльлеккә ия булу», ди оештыручылар.

  • «Аккомпаниатор» перфоматив кичәсе беренче тапкыр былтыр Рөстәм Вәлиев истәлегенә куелган иде. Быел аны иҗат иткән команда перфомансны аерым тамаша итеп театр репертуарына кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100