news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

MOÑ театр мәйданчыгында милли бию киче уза һәм «Сосна чабатасы» фильмы тәкъдим ителәчәк

MOÑ театр мәйданчыгында милли бию киче уза һәм «Сосна чабатасы» фильмы тәкъдим ителәчәк
фото: MOÑ театр мәйданчыгының мәгълүмат үзәге

MOÑ театр мәйданчыгында 4 октябрьдә «Милли бию киче» һәм аның кысаларында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итү чарасы булачак. Башлана - 19:00 сәгатьтә.

«Кичә программасында фильмны карау, бию перформансы каралган. Тамашачылырга мастер-класс уздырылачак», - дип хәбәр итә MOÑ театр мәйданчыгының мәгълүмат үзәге.

«Кичебез бар Татарстанга таныш чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч! Фильм карарбыз, бию перформансын татырбыз, үзебез дә чабата биергә өйрәнербез», – дип вәгъдә итә оештыручылар.

Кичә барышында тәкъдим ителәчәк «Сосна чабатасы» фильмы Татарстан Республикасы Мәдәни министрылыгы субсидиясенә төшерелгән. Режиссеры – Рәдиф Кашапов.

«Иҗат төркеме чабата аеруча популяр булган авылларның берсенә — Балтач районы Түбән Сосна авылына юл тотты. Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры да чабатаны беренче тапкыр нәкъ менә Түбән Соснада күреп алып, сәхнәгә күтәргән, киң җәмәгатьчелеккә таныткан», – ди Рәдиф Кашапов фильм турында.

Проектның иҗат төркеме: режиссер - Рәдиф Кашапов, куючы оператор һәм монтаж ясаучы — Илнар Фатихов, оператор — Ильяс Гафаров, тавыш режиссеры һәм музыкант — Тимур Милюков, музыкант — Айдар Әбдрәхимов, хореограф һәм перформер — Алсу Мәгъсүмҗанова.

  • «Сосна чабатасы» фильмының тизеры: https://kinescope.io/gyopFnKSsSUsE es1C1Wvv9
  • Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куелган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100