Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MOÑ театр мәйданчыгында «Алтын битлек» лауреатыннан «Татар дәресләре» күрсәтеләчәк
MOÑ театр мәйданчыгы Anna Bistrot белән берлектә яжа проект - режиссер Тимур Куловның «Кызыклы шәкерт / Татар дәресләре» дигән спектакль-фарсын тәкъдим итәчәк. Премьера 2 октябрьдә була.
Спектакль Магина Бумагинаның «Подвал моей культуры» романы буенча куелган. Тамашачылар режиссер һәм актер белән бер подвалга эләгәчәк һәм аларның кайда (тоткынлыктамы яки сыену урынындамы) булуын аңларга тырышачак.
Спектакльдә Нурбәк Батулла, Илнур Гарифуллин, Рөстәм Гайзуллин һәм Миләүшә Шәйхетдинова катнаша.
Проект ТР Рәисе каршындагы телләр буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Спектакльдән соң спектакль командасы белән кичә узачак. Кунаклар спектакль турында фикер алыша, шулай ук актерлар һәм куелыш режиссеры белән аралаша алачак.
2024 елда Тимур Кулов Кариев теартында «Рөстәм маҗаралары» спектаклен куйды һәм Кариев театры «Ил язмышына катнашы һәм милли геройны эзләү өчен» махсус номинациясендә иң абруйлы «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз