Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MOÑ театр мәйданчыгы яңа сезонын «Моң» спектакле белән ачты
MOÑ театр мәйданчыгы яңа сезонын «Моң» спектакле белән ачты. Ә спектакльдән соң оештыручылар тамашачыны чәй эчеп моң турында сөйләшергә чакырды – театр бу форматны актив куллана.
Залда аның премьеарасын күргән кешеләр булып, алар спектакльнең шактый үзгәреш кичерүен дә билгеләп үттеләр. Тамашачы беренче мәртәбә моңны кайчан, кайда тоюы турында истәлекләр белән уртаклашты.
«Моң» спектакле – театрның ике телле тамашасы, биредә рус һәм татар телләре бер дәрәҗәдә яңгырый. Персонажлар әңгәмәләрне табигый итеп тәрҗемә дә итеп өлгерәләр.

Сюжет буенча алдына борынгы музыканы заманча итеп, заманчасын борынгыча итеп яңгырату максатын куйган музыкаль төркем фестивальгә әзерләнә. Төп герой Нурбәк моң турында уйлана, эзләнә, бас-гитарист Настяга моңның ни икәнлеген аңлатырга азаплана.
Моңның ни икәнлеген төшендерә алмаса да, репетицияләр һәм әңгәмәләр барышында Рөстәм турында җыр туа. Әлеге җырда Нурбәк батыр егетне сурәтләп җырлый һәм: «Әйтегез миңа, кем ул егет?» дип залга мөрәҗәгать итә. Зал Нурбәк Батуллага кушылып «Рөстәм» дип җавап бирә.
- Әлеге лирик комедиянең премьерасы Милли китапханәнең яңа бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгы ачылышында – 2020 елның ноябрендә булган иде. Спектакльнең төп герое – Нурбәк Батулла. Аның белән бергә беренче составта Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина уйнады. Хәзер Лилияне Айгөл Әхмәтова алыштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз