Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
MOÑ театр мәйданчыгы «Танцплощадка» спектаклендә ике буын вәкилләрен очраштырды

MOÑ театр мәйданчыгы үсмерләр һәм 50дән узганнар буыннарын бер мәйданчыкка туплап буыннар баттлы ясады – ике буын вәкилләрен «Танцплощадка» спектаклендә биетеп аралаштырды.
«Без бүген «Танцплощадка» спектаклен караячакбыз. Аны үз командабыз белән без эшләдек. Без катнашучыларны сайлап алу өчен опен-колл игълан иттек. Безнең проектта катнашу өчен биергә теләү һәм яшең 18дән кечерәк яки 50дән югары булуы кирәк иде», - диде әлеге спектакльне кую өчен Санкт-Петербургтан махсус чакырылган режиссер Дмитрий Крестьянкин спектакль алдыннан.
Оештыручылар әйтүенчә, катнашучылар арасында бию тәҗрибәсе булганнар да, сәхнәгә беренче чыгучылар да булган. Аларга үзләре теләгән биюне сайлау мөмкинлеге тудырылган.
Спектакль «Театр горожан» проекты кысаларында эшләнгәнгә күрә, катнашучылар спектакль кысаларында үз тормышларыннан эпизодлар белән бүлешәләр һәм бииләр.
Спектакль кысаларында төрле биюләр – фламенко, хип-хоптан башлап татар халык биюенә кадәр башкарылды.
Соңыннан тамашачы спектакль буенча фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз