news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

MOÑ театр мәйданчыгы мәктәпләр белән спектакль куя, гариза кабул итү вакыты озайтылган

MOÑ театр мәйданчыгы мәктәпләр белән спектакль куя, гариза кабул итү вакыты озайтылган
Михаил Захаров/архив

MOÑ театр мәйданчыгы һәм «ЖИВОЙ ГОРОД» фонды төркеме «ВИДИМО-НЕВИДИМО» театр-педагогик проектына гаризалар кабул итү вакыты 24 апрельгə кадәр озайтылган.

«Татарстан авыл һəм бистəлəре укучылары социаль театр эшлеклелəре белəн бергəлəп үз-үзлəре, хыяллары һəм борчулары турында спектакль иҗат итə. Спетакльлəрне алар башта əти-əнилəре һəм укытучылары алдында туган якларында, ə соңыннан Казанда профессиональ сəхнəдə уйнаячак», дип хәбәр итә оештыручылар.

Гаризалар татар, рус теллəрендə һəм ике телдə укыта торган мəктəплəрдəн кабул ителә. Май аенда театраль педагогларның укытучылар һəм укучылар белəн танышу онлайн очрашулары үтә. Биредә булачак спектакльлəр өчен темалар эзләнә, эш алымнары билгеләнә.

Июнь аенда эш мəктəп лагерьларында барачак: катнашучы укучылар проект авторлары белəн берлектə спектакль эскизларын иҗат итə. Спектакльлəр Россиядə, бигрəк тə — Казанда популярлык казанучы юнəлеш — «шəһəрлелəр театры» алымнары ярдəмендə əзерлəнəчəк.

16, 17 һəм 18 июньдә проект барышында иҗат ителгəн өч спектакль Казанның MOÑ театр мəйданчыгында күрсəтеләчәк.

Проект «Живой город» Фонды һəм Татарстан Республикасы Мəгариф министрлыгы ярдəме белəн ООО «Лада Продуксьон» тарафыннан тормышка ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot