news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

MOÑ театр мәйданчыгы курку турында спектакльгә кастинг игълан итте

MOÑ театр мәйданчыгы балалар спектакле өчен кастинг игълан итә. Гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә.

«Без КУРКУ турында спектакль иҗат итә башлыйбыз. Балалар һәм өлкәнрәкләр өчен спектакль-тикшерү, спектакль-фикер йөртү», дип шәһәр халкын кастингта катнашырга чакыра оештыручылар.

Катнашучыларның яше, җенесе һәм теленә (рус һәм татар телләрендә) махсус таләпләр куелмаган. Теләсә кем катнаша ала.

Проектта катнашырга теләүчеләр үзләре турында видеоформатта сөйләп видеоязманы оештыручыларга сайттагы форма аша юлларга тиеш була.

«Сез нәрсәләрдән куркасыз? Куркыныч җыр җырлагыз, видеога төшерегез. Куркыныч тарих яки шигырь, яки предметларсыз әкият сөйләгез. Предметлар ярдәмендә куркыныч тарих сөйләгез. Музыка уен кораллары яки төрле тавыш чыгаручы әсбаплар, курчаклар, кием, төзелеш инструментлары, кәгазь, язу әсбаплары һ.б. кулланырга мөмкин», диелгән хәбәрдә.

Бернәрсәдән дә курыкмыйча видео яздырыгыз, диләр спектакльне әзерләүчеләр. ⠀

Спектакль Санкт-Петербургтан Анна Викторова (Театр КУКФО, СПб) белән берлектә әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot